Узган атна ахырында Аксубай районында язгы кыр эшләре башланды.
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларында күпьеллык һәм көзге культураларны тәрбияләү буенча агрочаралар темпын арттыралар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, игенчелек буенча консультант Фәндәс Гафиятуллин һәм Россельхозүзәкнең район бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов район кырларын карап чыктылар, кар эреп беткәннән соң көзге игеннәрнең торышын тикшерделәр.
– Уҗымнар яхшы хәлдә, – дип билгеләп үттеләр алар. – Яфраклар яшел, нык.

Белгечләр чәчүлекләрнең торышын махсус кыса ярдәмендә тикшерделәр – бер квадрат метрда тере үсемлекләр санын үлчәделәр һәм шулай ук уңай нәтиҗәгә килделәр.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм Россельхозүзәк вәкилләре “Аксу Агро” ҖЧҖ, “Аксубай” АФ бүлекчәләрендә күпьеллык һәм көзге культуралар басуларында булдылар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре механизаторлары һәм агрономнары белән очраштылар. Кайбер мәсьәләләргә кагылышлы район игенчеләренә киңәшләр бирделәр.
Нет комментариев