Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм МСП Корпорациясе яшьләр эшкуарлыгының «Үзебезнекен булдыр» федераль бәйгесе башлануы турында игълан итте. Анда үз эшләрен ачарга теләгән яисә ике ел дәвамында эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән 14-28 яшьлек яшьләр катнаша ала.
Теркәлү МСП.РФ цифрлы платформасында ачык. Гаризаларны 10 мартка кадәр тапшырырга мөмкин. Бәйгедә җиңүчеләр МСП Корпорациясенең махсус акселерация программасына чакырылачак.
Моннан тыш, алар бизнес-идеяне гамәлгә ашыру яки үз компанияләрен үстерү өчен 1 млн. сум күләмендә «Яшьләр эшкуарлык инициативасы» фонды грантын алачак. Бәйге программасы ике трек буенча оештырылган: «Бизнессыз яшьләр» һәм «2 елга кадәрге бизнес». Катнашучыларга эшкуарлык эшчәнлеге нигезләре буенча белем бирү программасын үтәргә, ә киләсе этапта үз эшләрен ачу яки масштаблаштыру буенча бизнес-проект эшләргә кирәк. Проектларны өйрәнү нәтиҗәләре буенча бәйге комиссиясе 30 җиңүчене билгеләячәк.
Бәйге турында мәгълүмат РФ МСП. цифрлы платформасында бәйге битендә урнаштырылган (https://мсп.рф/services/sozdaj-nashe/promo).
Нет комментариев