Аксубайлылар Виталий Тимирясов истәлегенә оештырылган турнирда унынчы тапкыр җиңүче булдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар Виталий Тимирясов истәлегенә оештырылган турнирда унынчы тапкыр җиңүче булдылар

Аксубай 1 нче мәктәбендә якташыбыз Виталий Тимирясов истәлегенә шахмат һәм шашка буенча X ачык турнир узды.

 

Үз вакытында Виталий Тимирясов белем алган Аксубай 1 нче урта мәктәбенә традицион ярышка Нурлат, Чистай, Чирмешән һәм Аксубай районнарыннан шахмат сөючеләр килде. Төрле яшьтәге 110 интеллектуаль спорт төре тарафдары ярышларда катнашулары белән танылган якташыбыз истәлегенә хөрмәт күрсәттеләр.

Мәктәп аның исемен йөртә, аның тормышы һәм эшчәнлеге турында монда яхшы беләләр һәм аның турында хәтер кадерләп саклана. Мәгариф учреждениесе кызы Асия Витальевна җитәкләгән Виталий Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты белән элемтәдә тора. Ул традиция буенча ел саен призлар, бүләкләр белән шахмат турнирына килә, шахматчылар белән очрашулар күңелгә үтеп керә торган шартларда уза.

Мәктәп укучылары әзерләгән концерт номеры актлар залында күңелле, атмосфера тудырды. Җыелучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.

– Виталий Гайнуллович торомышы – яшь буын өчен үрнәк, – дип билгеләп үтте район җитәкчесе. – Ул укыган, үз алдына куйган максатларга ирешергә омтылган һәм ирешкән дә. Мин дә сезгә тормышыгызда зур уңышларга ирешүегезне телим.

Унынчы шахмат турнирында катнашучыларны Асия Тимирясова җылы сәламләде. Ул шахматчыларга әтисен искә алу турнирында катнашулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде.

Интеллектуаль ярыш төрле мәйданчыкларда – актлар залында, дәресләрдән бушаган биналарда узды. Кабинетлар тынлыгында шахматчылар арасында матчлар киеренке барды. Әлеге турнир уздырылган ун ел эчендә шахматчылар, шашкачылар бер-берсенең сәләтләрен өйрәнергә өлгергән. Алар яхшы танышлар кебек очраштылар. Төрле яшьтәге өлкәннәр һәм мәктәп укучылары хәрәкәтләрне уйлап башкардылар. Тренерлар үз тәрбияләнүчеләренә көч биреп тордылар.

Менә хөкемдарлар коллегиясе ярышларга йомгак ясады, барысы да мәктәпнең актлар залында җыелды.

Призерларны бүләкләү шатлык һәм дулкынлану мохитендә узды. Асия Тимирясова һәр призерга бүләкләрне шәхсән үзе тапшырды. Команда беренчелеге нәтиҗәләре игълан ителгәч, зал көчле итеп кул чапты: беренче урында Аксубай районы командасы (унынчы тапкыр!). Икенче һәм өченче позицияләрдә – Чистай һәм Чирмешән районнары командалары.

– Виталий Тимирясов истәлегенә багышланган юбилей турниры безнең сафларда киләчәге өметле булган шахматчылар булуын тагын бер кат исбатлады, – дип билгеләп үтте Аксубай командасы җитәкчесе Геннадий Горбунов. – Фаил Гафиятуллин үз яшь төркемендә җиңүче булды, шулай ук тәҗрибәле ир-атлар арасында турнирда җиңде. Бу шахматчының таланты һәм үз өстендә зур эш алып баруы турында сөйли.

Шәхси беренчелек нәтиҗәләре:

1-4 сыйныф кызлары арасында

1 урында – Амилә Вәлиева, Чистай шәһәре,

2 урында – Анна Романова (Аксубай районы, Савгач мәктәбе),

3 урында – Алиәа Сафина (Чирмешән районы).

1- 4 сыйныф малайлары арасында:

1 урында – Кирилл Шляхтин (Чистай),

2 урында – Хорев Кирилл (Чистай),

3 урында – Сәед Сөләйманов.

5- 8 сыйныф укучылары арасында:

1 урында – Ильвина Әхмәтҗанова (Чистай),

2 урында – Зилә Кадыйрова (Аксубай районы, Иске Ибрай мәктәбе),

3 урында – Самирә Айсина (Нурлат).

5-8 сыйныф малайлары арасында:

1 урында – Фаил Гафиятуллин (Аксубай районы, Түбән Татар Майнасы мәктәбе),

2 урында – Святослав Сучков (Чистай),

3 урында – Азамат Шамгунов (Чистай).

9- 11 сыйныф кызлары арасында:

1 урында – Ирина Наумова (Чистай),

2 урында – Илүзә Шәрифуллина (Чирмешән районы),

3 урында – Полина Новичкова (Аксубай 2 нче мәктәбе).

9 -11 сыйныфлар арасында:

1 урында – Борис Сучков (Чистай),

2 урында – Анатолий Митюков (Чирмешән районы),

3 урында – Евгений Перцев (Черемшән районы).

20 яшь һәм өлкәнрәк хатын-кызлар арасында:

1 урында – Диана Гомәрова (Чистай),

2 урында – Гөлия Мөхтәсимова (Нурлат),

3 урында – Алсу Закирова (Чирмешән районы).

20 -60 яшьлек ир-атлар арасында:

1 урында – Тимур Мәгыйзов (Аксубай районы),

2 урында – Рамил Ханов (Чистай),

3 урында – Илнур Шәмсетдинов (Чистай).

60 яшь һәм өлкәнрәк ир-атлар арасында:

1 урында – Самат Ризванов (Чирмешән районы),

2 урында – Валерий Филиппов (Чистай),

3 урында – Шамил Сөнчәлиев (Чирмешән районы).

Шашка

1- 4 сыйныфлар кызлары арасында:

1 урында – Дарина Морозова (3 нче Аксубай мәктәбе),

2 урында – Кира Пенькова (2 нче Аксубай мәктәбе),

3 урында – Ульяна Синдимирова (Савгач мәктәбе).

1-4 сыйныфлар малайлары арасында:

1 урында – Даниз Гафаров (В. Тимирясов исемендәге Аксубай мәктәбе),

2 урында – Матвей Майоров (3 нче Аксубай мәктәбе),

3 урында – Даниил Золин (3 нче Аксубай мәктәбе).

5-9 сыйныф кызлары арасында:

1 урында - Виктория Михайлова (2 нче Аксубай мәктәбе),

2 урында – Ирина Кондратьева (2 нче Аксубай мәктәбе),

3 урында – Ульяна Золина ( 2 нче Аксубай мәктәбе).

5-9 класслар арасында:

1 урында – Илья Альдиванов (3 Аксубай мәктәбе),

2 урында – Энгель Зәйнуллин (3 Аксубай мәктәбе),

3 урында – Егор Борисов (1 Аксубай мәктәбе).

14 яшь һәм өлкәнрәк спортчылар арасында:

1 урында – Дина Галиева (Аксубай районы),

2 урында – Камилә Әхмәтҗанова (Аксубай районы),

3 урында – Наталья Прохорова (Аксубай районы).

Ир-атлар арасында:

1 урында – Владимир Королев (Кәкре Күл мәктәбе),

2 урында – Геннадий Горбатов (Аксубай районы),

3 урында – Анатолий Охотников (Аксубай районы).

Фото: редакция һәм Геннадий Горбунов архивыннан.

 


Нет комментариев