Аксубай районы делегациясе Казан Кремлендә узган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнашты
Аның составында махсус хәрби операциядә катнашучыларның, неонацистлар белән сугышта батырларча һәлак булган сугышчыларның әниләре, хатыннары, гаилә әгъзалары булды.
Тантанада катнашучыларны Бөек Җиңү көне белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады. Илнең тыныч киләчәге өчен гомерләрен биргән геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
– Безнең изге бурычыбыз – үсеп килүче буынны җиңүче халыкның батырлык үрнәкләре буенча тәрбияләү, – дип ассызыклады республика җитәкчесе. – Бүген Ватанны һәм аның киләчәген яклауга махсус хәрби операциядә катнашучылар күтәрелде. Алар – намус һәм вөҗдан кешеләре, алар халкыбызның бәйсезлек хокукын яклап, батыр ата-бабаларыбызның эшен лаеклы дәвам итүче үз илләренең чын патриотлары.
Фото: район сайтыннан.
Нет комментариев