Аксубайлылар Казанда ярминкә сезонын тәмамладылар
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар Казанда ярминкә сезонын тәмамладылар

Бүген районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре язгы чорда соңгы тапкыр Казанга товар сатарга бардылар.

Республика башкаласында язгы ярминкәләр 16 марттан башланган иде, безнең район аларның дүртесендә катнашты. Бу чорда аксубайлылар 8,76 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саткан.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 21 авыл җирлеге, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, КФХлар һәм районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре катнашкан. Ярминкәләрне үткәрүдә шулай ук район мәдәният йорты коллективы да катнашты, алар үзләренең концерт номерлары белән сәүдә мәйданчыгында яхшы кәеф тудырдылар. Районның авыл хуҗалыгы формированиеләре ярминкәгә килүчеләрне өчен чәй белән сыйладылар. Казанлылар канәгать калды.


Нет комментариев