Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар Болгар фестивалендә борынгы һөнәрне тәкъдим итәләр

Трудолюбово авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре музей-тыюлык территориясендә «Ага-Базар» Идел буе этномәдәни фестивалендә «Борынгы Славутница серләре» арт-терапия халык студиясен тәкъдим итәләр.

Фестиваль башланды һәм өч көн дәвам итәчәк.

Мәдәни-массакүләм чара урта гасыр ярминкәсен хәтерләтә. Биредә халык сәнгать һөнәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарыннан сувенирлар һәм кулдан эшләнгән әйберләр сатып алырга, шулай ук төрле осталык дәресләрендә катнашырга мөмкин. Аксубай кул иҗаты осталары бәйрәмдә катнашучыларга студия оештыру тарихын сөйләячәкләр, кулдан эшләнгән курчакларны, тукымадан ясалган бөтиләрне күрсәтәчәкләр. Шулай ук Трудолюбово мәдәният йорты хезмәткәрләре кул эшләре сөючеләр белән бушлай осталык дәресләре үткәрәчәкләр, борынгы Славутница серләре белән уртаклашачаклар.

Фото: район мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев