Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайга эш сәфәре белән ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов килде

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов озатуында ул райондагы мөһим чаралар белән танышты һәм гражданнарны кабул итте.

Район мәдәният йорты фойесында волонтерлар эшчәнлеген чагылдырган күргәзмә тәкъдим ителде. Анда махсус хәрби операциядә катнашучы якташ-сугышчылар өчен тегелгән кием үрнәкләре, яшеренү челтәрләре үрү өчен җиһазлар, солдатларга җибәрелә торган кирәк-яраклар күрсәтелде. Сугышчылар үз гаиләләре белән сурәтләнгән «Герой гаиләсе» фотокүргәзмәсе экспозициясе кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты.

«Форпост» яшьләр үзәге вәкилләре автомат сүтеп-җыю осталыкларын күрсәттеләр, «Яшь армия» хәрәкәте вәкилләре Бөек Ватан сугышы каһарманнарына һәм аларның бүләкләренә багышланган күргәзмә тәкъдим итте. «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр берләшмәсе әгъзалары районда алып барылган эшчәнлек турында сөйләделәр.

Кунаклар шулай ук якташыбыз – татар халкының бөек шагыйре Хәсән Туфанның 125 еллыгына багышланган туган якны өйрәнү музее күргәзмәсе белән таныштылар. Район китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән «Батырлык һәм намус» дип аталган китап күргәзмәсендә СВО геройлары фотолары һәм якташ язучылар иҗатына багышланган материаллар урын алды. Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегендә тәрбияләнүчеләрнең «Балалар күзе белән Җиңү» күргәзмәсе аеруча кызыксыну уятты.

Гражданнарны кабул итү мәдәният йорты кабинетында узды. Очрашу ышанычлы һәм конструктив мохиттә барды. Виктор Демидов гражданнарны Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән бергә кабул итте.

Район халкы төрле юридик һәм социаль сораулар белән мөрәҗәгать итте: СВОда катнашучыга югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү, һәлак булган һәм хезмәт ветераннары гаиләләренә түләүләр, күп балалы гаиләләргә автомобиль алуда ярдәм итү, юллар һәм балалар паркы төзелеше, үзәк район хастаханәсе бинасын төзекләндерү, «Сугыш чоры балалары» статусын рәсмиләштерү, хәбәрсез югалган СВО катнашучыларын эзләү, хезмәт стажын яңадан исәпләү, инвалидларны ташламалы дарулар белән тәэмин итү, югары уку йортын тәмамлаган яшь белгечләрне эшкә урнаштыру һ.б.

Кабул итүдә катнашучылар һәр сорауны җентекләп тикшерделәр, аларга Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә аңлатмалар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев