Аксубайдан яшь баянчы Талантлар университетының профильле сменасында катнашты
“Аксубай егетләре” балалар үрнәк ансамблендә катнашучы Глеб Мясников Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән булдырылган белем бирү проекты – Талантлар университетының профильле сменасына сайлап алуны уңышлы үтте.
Башка 14 яшь музыкант белән бергә Глеб ике атна “Мультипликация һәм дизайн мәктәбе һәм инструменталь ансамбль” оештырган махсус лагерьда булды. Тәҗрибәле педагог, Казан дәүләт консерваториясе доценты Антон Попов җитәкчелегендә балалар яңа музыка техникаларын үзләштергәннәр, башкару осталыгын камилләштергәннәр һәм профессионалдан кыйммәтле киңәшләр алганнар.
Интенсив дәресләрдән тыш, смена программасы җәйге лагерьның уңайлы атмосферасында ял итүне дә үз эченә алган, анда катнашучылар нәтиҗәле эшләп кенә калмаганнар, иҗади энергия дә алганнар.
Фото район мәдәният йорты архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев