«Украина неонацист режимының террор хроникасы» дип аталган фотокүргәзмә ачылды
Соңгы яңалыклар

«Украина неонацист режимының террор хроникасы» дип аталган фотокүргәзмә ачылды

Экспозиция — Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы һәм «РИА Новости» мәгълүмат агентлыгының уртак проекты — район Советы бинасында урнаштырылды.

Хәрби репортерларның кадрларында Донбасс шәһәрләренә ясалган артиллерия һөҗүмнәренең нәтиҗәләре: зур масштаблы җимерелүләр, тыныч халыкның кайгысы һәм аларның тормышка булган ныклы ихтыяры сурәтләнгән. Фотосурәтләр Киев режимының ут ачуы аркасында якыннарын югалткан кешеләрнең фаҗигале язмышлары турында сөйли.

Әлеге илкүләм патриотик чара Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе составына керү көненә багышлап оештырыла.

 


Нет комментариев