Аксубай районында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова эш сәфәре белән булды.
Сәфәр программа - сы бай иде. Район Советы бинасында ул гражданнарны шәхси кабул итте. Аңа төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Барлык мөр әҗәгать ләр дә эшкә алынды, кешеләргә җентекле аңлатмалар бирелде. Аннары ведомство вәкиле районның социаль өлкә хезмәткәрләре белән очрашты. Сөйләшү ачык диалог форматында узды. Көннең иң мөһим мәсьәләләре каралды. Энҗе Нигъмәтҗанова билгеләп үткәнчә, тармакның төп бурычы – кешеләргә ярдәмне мөмкин кадәр үтемле һәм вакытында күрсәтү. Очрашу ахырында министр урынбасары хезмәттәшләренең барлык сорауларына җавап бирде һәм аларның авыр, ләкин бик кирәкле хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.
Министр урынбасары Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Сәфәр тере аралашу форматында узды. Энҗе Нигъмәтҗанова яшәү бүлмәләрен һәм гомуми зоналарны шәхсән карап чыкты, учреждениедә яшәүчеләрнең көнкүрешен үз күзләре белән күрде. Ул учреждение персоналы белән дә, анда яшәүчеләр белән дә турыдан-туры сөйләште – аларның фикерләрен, үтенечләрен һәм теләкләрен тыңлады.
Көн күңелле вакыйга белән тәмамланды. Алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы узды. Электрон Мактау тактасына кертелү турындагы таныклыкны няня Вера Артемьева алды.
Нет комментариев