Татар Сөнчәлесендә асфальт юл ачылуны бәйрәм иттеләр
Соңгы яңалыклар

Татар Сөнчәлесендә асфальт юл ачылуны бәйрәм иттеләр

Татар Сөнчәлесе авылы йөзе белән генә түгел, кәефе белән дә үзгәрде.

Үзәк һәм Тукай урамнарындагы яңартылган участокларны ачу чын халык бәйрәменә әйләнде. Музыка яңгырады, милли киемнәрдәге артистлар тантаналы мохит тудырдылар.

 Республика программасында катнашу нәтиҗәсендә монда 880 метр озынлыгында яңа асфальт юл төзелде. Хәзер авылның үзәк урамнары яшәүчеләрне һәм кунакларны заманча юл белән каршы ала.

Ачылыш тантанасына бөтен авыл халкы: төрле тармак ветераннары, дин әһелләре, яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре җыелды.

— Бу юл Мюд авыл җирлеге һәм Татар Сөнчәлесе авылы өчен лаеклы бүләк, – дип билгеләп үтте район башлыгы Алмаз Мингулов. – Ул кешеләр йөрсен, машиналар хәрәкәт итсен, авылдан чыккан кешеләр туган якларына кайтып, үзгәрешләрне күреп, бу төбәктә тууларына сөенеп яшәсеннәр өчен кирәк иде. Республика ярдәме белән без авыл халкының тормыш шартларын планлы рәвештә яхшыртабыз.

Авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина барлык авыл халкы исеменнән республика һәм район җитәкчелегенә авылда асфальт юл салганнары өчен, ә юл төзүчеләргә сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Район башлыгының Рәхмәт хатлары «Татавтодор» АҖ Аксубай филиалы хезмәткәрләре Александр Барсуковка һәм Риназ Яруллинга тапшырылды.

Бүген үз хезмәтләре белән туган якны данлаучыларга аерым игътибар бирелде. Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына кертелү турындагы таныклыклар Алисә Хәмәтгалиевага, Гүзәл Шәрәфетдиновага, Владимир Жуковка һәм Алена Сорокинага тантаналы рәвештә тапшырылды.

Җыелган халыкның алкышлары астында кызыл тасма киселде. Бәйрәм җанлы җырлар һәм әңгәмәләр белән дәвам итте, бу исә юл ачылу шатлыгының кешеләрне уртак тамырлар кебек үк берләштерүен тагын бер кат раслады.


Нет комментариев