Аксубайдан Бикмөхәммәтовлар гаиләсе алты оныкның киләчәге өчен тавыш бирде
Аксубай районында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда активлык күзәтелә.
570 нче сайлау участогында Бикмөхәммәтовлар гаиләсе тавыш бирде.
Мәгариф ветераны Саҗидә Самат кызы һәм авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Минсәгыйть Вәлиәхмәт улы сөйләгәнчә, алар һәр сайлауда, үзләренең гражданлык бурычын үтәү өчен, тавыш бирү участогына киләләр.
Һәм бүген дә алар сайлау участогына, үзләре таныганча, барлык кандидатларны игътибар белән өйрәнеп һәм алдан ук сайлауны билгеләп, икәү килделәр.
– Безнең өч балабыз, алты оныгыбыз бар һәм алар өчен иң яхшы киләчәк телибез. Тынычлык өчен тавыш бирәбез! – диделәр ирле-хатынлы Бикмөхәммәтовлар.
Сайлау участогыннан алар «Гаилә белән сайлыйбыз» фотобәйгесендә катнашу хокукын бирә торган браслетлар белән чыктылар. Һәр сайлаучы, тавыш бирү бинасыннан читтә, әмма сайлау участогы фонында фотога төшеп, бәйге катнашучысы була ала. Бәйге призлары арасында – 12 «iPhone 15» модельле смартфоны.
–Бәйгедә катнашу өчен сайлау участогы янында (бинаның эчендә түгел, тышында) махсус беләзек (тавыш бирүчеләргә бирелә торган) киеп гаилә белән фотосурәт ясарга кирәк. Фотода сайлау участогына керү өлешенең таныла торган элементы: язу, плакат яки баннер булуы зарур. Беләзек ким дигәндә бер кешенең (18 яше тулган) кулында күренергә тиеш, – дип искәртте бәйгедә катнашу кагыйдәләрен аның оештыручыларының берсе Артур Кортес.
Әлеге фотографияне социаль челтәрләрдәге (мәсәлән, «ВКонтакте»да) шәхси битеңдә урнаштырырга кирәк. Постта ике мәҗбүри хэштэг куелган булырга тиеш: #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы. Аккаунт ачык, ә аватаркада фото урнаштырылган булырга тиеш. Фотобәйгедә республика территориясендә даими пропискасы булган Татарстанда яшәүче генә катнаша ала.
VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар бүген иртәнге сәгать 7 дә башланды. Илле депутат партия исемлекләре буенча сайланачак һәм шул кадәр үк – бер мандатлы сайлау округлары буенча.
Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең Либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Хакыйкать өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе». Барлыгы 100 депутат мандатына 397 кандидат дәгъва кыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев