Аксубайда Сыйфат көне узды
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Сыйфат көне узды

Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында районның сәүдә нокталарында күзәтчелек органнары вәкилләренең сатып алучылар белән очрашуы узды.

ТР Роспотребнадзор идарәсенең беренче разрядлы өлкән белгече Гүзәл Исмәгыйлова һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгече Ирина Ершова кибетләргә килүчеләр белән мәгълүмати-аңлату әңгәмәләре үткәрделәр. Катнашучылар техник яктан катлаулы товарларны сатуны оештыруга аерым игътибар бирделәр. Товарларның әлеге категориясе үзенә күпкә игътибарлырак мөнәсәбәт таләп итә, сатып алучылар еш кына сатып алынган нәкъ менә шушы төр товар сыйфаты белән проблема килеп туганда нәрсә эшләргә кирәклеге турында белмиләр. Роспотребнадзор һәм алкоголь инспекциясе белгечләре техник яктан катлаулы товарлар сата торган кибетләрдә булдылар, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралаштылар, үз киңәшләрен бирделәр һәм тематик буклетлар, мәгълүмати белешмәлекләр тараттылар.

– Бөтендөнья сыйфат көнен уздыру җәмәгатьчелекнең игътибарын кулланучылар кыйммәтләрен булдыру һәм күтәрү белән кызыксынучы предприятиеләргә юнәлтүгә сәбәп булып тора, – дип билгеләп үттеләр чараны оештыручылар. – Заманча шартларда халыкка ярдәм күрсәтү камилләшергә тиеш.


Нет комментариев