Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Шөгер турында картиналар тәкъдир ителде

Балалар сәнгать мәктәбенең күргәзмәләр залында Россия Рәссамнар берлеге һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Халыкара сәнгать белгечләре ассоциациясе әгъзасы Вера Филиппованың иҗади эшләре экспозициясен тәкъдир итү булды.

 

Иҗади картиналар темасы Аксубай өчен гадәти түгел. Автор бу юлы үзенең яңа иҗат әсәрләрен Татарстан Республикасы территориясендәге Шөгер бистәсендә урнашкан Россиядә беренче нефть музеена багышлаган. Эшләр сериясе үзләре турында үзләре сөйли – «Ә тәрәзә артында – яз. Шөгер», «Шөгер шайтан таягы».

Күргәзмә белән район башлыгы Камил Гилманов һәм «Татнефть» ПАОның Нурлат районы буенча социаль программаларны озата бару үзәге җитәкчесе урынбасары Ришат Сафиуллин кызыксынып таныштылар.

Вера Ивановна катнашучыларга бу эшләрне булдыру идеясенең ничек барлыкка килүе, Шөгердә Нефть музее турында сөйләде, күргәзмәгә килүчеләрнең сорауларына җавап бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев