Аксубайда яңа мәчет вафат булган һәм исән булган аналар хөрмәтенә “Әниләр” исемен йөртә
Бүген Аксубайда тантаналы рәвештә “Әниләр” мәчете ачылды.
Традиция буенча чара Коръән укудан һәм бәйрәм намазыннан башланды.
Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте аксакаллары шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, «Зюзеев-нефть» генераль директоры Шамил Яһудин, Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов катнашты.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аксубайлыларны мөселман җәмәгатьчелеге өчен истәлекле вакыйга белән котлады.
– Әгәр кеше бу тормышта мәчет салса, аның урыны җәннәттә булыр. Шуны аңлау мөһим, бу дөньяда барысын да акчага сатып алып була, әмма тормышның төп рухи кыйммәтләрен без изге эшләр башкарып алабыз. Ачылган мәчет буш тормасын, азан тавышы ишеттереп, көн саен биш мәртәбә намаз укылсын, – дип теләде Татарстан мөфтие.
Ул яңа мәчет имамы Фәнис Низамовка камис (гыйбадәт кылу өчен халат) бүләк итте, хәзрәткә кешеләргә хезмәт итүгә фатиха бирде.
– Бу мәчеткә бик күп хезмәт һәм финанслар салынган. Төзелешнең төп иганәчесе – якташыбыз Илгизәр Заһидуллин. Төзелешкә битараф булмаган кешеләр, якташлар кушылды, барысы да хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. Бу без Аллаһы Тәгалә белән аралашкан урын гына түгел, монда уку сыйныфы да бар, һәм имам балалар белән дәресләр үткәрә, аларны ислам нигезләренә өйрәтә. Бигрәк тә Илебез өчен тыныч булмаган вакытта без барыбыз да иманга якынаерга, бердәм булырга тиеш, – дип билгеләп үтте ачылышта район башлыгы Камил Гилманов.
Район башлыгы мәчеткә битараф булмаган йөзләгән кеше ярдәм иткәнен билгеләп үтте. Мәчет төзү өчен участокны Әминә һәм Илгиз Кыямовлар бушлай биргәннәр. Камил Гилманов абыйлы-энеле Илгизәр һәм Илшат Заһидуллиннарның улларын лаеклы тәрбияләүләре өчен әтиләре Минсабир Мотыйгулла улы Заһидуллинга рәхмәт белдерде.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин район башлыгы Камил Гилмановка ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Бердәмлек” медален, ә бертуган Заһидуллиннарга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 еллыгы уңаеннан истәлекле медальләр тапшырды.
– Без яшьрәк чакта мәчеткә аксакаллар гына йөри иде. Шунысы сөендерә, бүген ачылыш тантанасына да бик күп яшьләр җыелган, мәчетләргә балалар да йөри. Бу мәчет халыкка хезмәт итсен, – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Марат Әхмәтов.
– Бу мәчетнең “Әниләр” исемен йөртүе символик мәгънәгә ия – барлык вафат булган һәм исән-сау яшәүче әниләр истәлегенә. Ачылу тантанасында, әлеге истәлекле вакыйгада катнашуыма бик шатмын, – диде ачылышта урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм район башлыгының Рәхмәт хатларына дистәләгән иганәчеләр, меценатлар лаек булды, алар арасында Илгизәр Заһидуллин җитәкчелегендәге компания коллективы, нефтьчеләр дә бар иде. Изге бинаны төзүчеләргә район җитәкчелеге, кунаклар, иганәчеләр тарафыннан бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады.
Шунысы гаҗәп: мәчет янында Аллаһ йортын төзүдә катнашучыларга догалар укылганда, ә кешеләр бу вакыйгадан шатлыкларын уртаклашырга килгәч, манаралар арасында күктә ярым ай күренә иде. Дин тотучылар моны яхшыга юрадылар.
Гыйбадәтханә Аксубай бистәсенең Көнбатыш урамында урнашкан, ләкин аның манаралары бистәгә Чистай ягыннан кергәндә үк күренә.
Мәчет рәсми рәвештә бүген генә ачылса да, анда азан тавышлары 2024 елның февраленнән яңгырый инде. Гыйбадәтханә каршында уку сыйныфы, икегә бүленгән – ирләр һәм хатын-кызлар өчен намаз уку заллары, шулай ук 60 урынлык ифтарлар һәм мәҗлесләр үткәрү бүлмәсе, кухня һәм мәҗлесләр үткәрү өчен кирәкле барлык әйберләр дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев