Аксубайда «Герой гаиләсе» проекты кысаларында фотога төшү оештырдылар
Проектның Ватанны саклаучы елында старт алуы символик.
Фото проектны махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк Донбассны яклап сугышучы Россия Кораллы көчләре офицерының хатыны Татьяна Крайнова җитәкчелегендә «Ватан сакчылары фонды» оештырды.
— «Герой гаиләсе» проектында районыбызның 17 гаиләсе — махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре, балалары, хатыннары, бертуганнары катнашты, — дип сөйләде Татьяна Крайнова. — Һәлак булган һәм МХОда бурычларын үтәүче якташларның гаиләләре. Проектта өйдә булган ике яклаучыбыз да катнашты.
Оештыручының идеясен фикердәшләр – фотографлар Анастасия һәм Дмитрий Дмитриевлар гаиләсе, визажист Наталья Петрова хуплаган. Төшерү өчен фотостудияне Эльвина Краснова тәкъдим иткән.
Проект кысаларында геройларның хатыннары, әниләре, әтиләре хәтта әбиләре дә яклаучының кителендә һәм бүләкләре белән төштеләр. Фотога төшүгә яклаучыларның балалары да килде. Алар арасында әтисен башка беркайчан да күрмәүче балалар да бар иде, әмма бу көнне алар горурлык белән әтиләренең кителен киеп карадылар, аның орденнарын һәм медальләрен кулларына алдылар. Һәлак булганнарның туганнары үзләре белән яклаучыларының фотоларын да алып килделәр.
Фотостудиягә һәр гаилә үзенең фикерләре һәм хисләре, әмма бер максат белән – үз геройлары турында сөйләү, сугыш кырында булган хәрбиләрне хуплау һәм һәлак булганнарның батырлыгы алдында баш ию өчен килде. Геройларның һәр гаиләсенең – үз тарихы. Әмма алар барысы да бу елның, һичшиксез, Җиңү елы булачагына ышаналар!
Күргәзмә ачылу турында өстәмә рәвештә хәбәр итәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев