Аксубайда футбол манежы төзелә
Ел ахырына районда тагын бер спорт объекты файдалануга тапшырылачак.
Каркас-тент белән капланган ябык футбол манежы спорт мәйданчыклары төзү буенча республика программасы кысаларында төзелә.
Эшләрнең заказчысы «ТР Главстрой» ДБУ, объект 121 миллион сумнан артыкка төшәчәк. Футбол манежын Аксубай бистәсенең Мәктәп урамында төзиләр. Эшләрнең подрядчысы – «Универсал» ҖЧҖ.
– Эш төрләрен башкару буенча без срокларга сыешабыз. Бүгенге көндә административ көнкүреш бинасының ташлары салынган, бетон эшләре башкарылган, металл конструкцияләр, колонналар монтажлана, манеж цоколе куела, – дип шәрехләде подрядчыдан эшләрне башкару өчен җаваплы Ирек Хәйруллин.
Проект административ бина, 20х40 метрлы футбол кыры белән футбол манежын төзүне күздә тота, спортчылар өчен барлык уңайлыклар тудырылачак – чишенү, душ бүлмәләре, бәдрәфләр булдырылачак, җиһазлар һәм инвентарь сатып алыначак.
Объект паспорты нигезендә, футбол манежын куллануга агымдагы елның декабрендә тапшырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев