Аксубай урман тармагы ветераны район җитәкчелеге бүләгенә лаек булды
Соңгы яңалыклар

Аксубай урман тармагы ветераны район җитәкчелеге бүләгенә лаек булды

Бөек Җиңү көне алдыннан Ильмухиннар гаиләсендә күңелле вакыйга булды – район җитәкчесе Камил Гилманов ветеран янына мактаулы миссия белән килде.

Ул Александр Ильмухинга урман тармагында күпьеллык намуслы хезмәте, актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

– Районның урман тармагы өчен башкарган эшләрегез чыннан да бәяләп бетергесез, – диде ул. – Сезнең кебек эшчеләр ярдәмендә табигать баерак, төбәк чистарак һәм урманнарга бай булды. Бу байлыктан безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз файдаланачак. Моның өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Бер атна элек ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Александр Ильмухинны «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде.

Александр Степанович урман хуҗалыгында 45 ел намуслы хезмәт куйды.

Хатыны Валентина Андреевна белән алар өч кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Ата белән ана аларның һәрберсе белән горурлана, алар җәмгыятькә кирәкле кешеләр, сайлаган һөнәрләрендә югары белгечләр һәм лаеклы кешеләр.


Нет комментариев