Аксубай Сабан туе иң көчле беләклеләрне ачыклады
Соңгы яңалыклар

Аксубай Сабан туе иң көчле беләклеләрне ачыклады

Район бәйрәмендә кул көрәштерү буенча ярышлар җанлы һәм эмоциональ үтте.

Армспорт буенча көч сынашулар милли тантананың алыштыргысыз өлеше булып тора.

Кул көрәштерүчеләрнең очрашуы узган мәйдан гөр килеп торды. Илфат Минхасапов барлык сынауларны да оттырышсыз үткәрде һәм нәтиҗәдә беренче урынны алды. Андрей Ильин – икенче, Александр Сотников өченче призер булды.

Хатын-кызлар арасында кул көрәше ярышларында призлы урыннарны Зоя Шихранова, Фаягөл Әгълямиева һәм Оксана Ашаева үзара бүлештеләр.


Нет комментариев