Аксубай РЭС командасы һөнәри осталык бәйгесендә Гран-при яулады
Татарстан Республикасында электр челтәре тармагы предприятиеләре энергетиклары арасында ярышлар тәмамланды.
Быел иң яхшылар исеме өчен «Сетевая компания» АҖ һәм подряд оешмаларыннан 9 команда көч сынашты. Челтәр компаниясен «Чистай электр челтәрләре» филиалының Аксубай РЭС командасы тәкъдим итте.
Ярышлар Зәйдә 6 этаптан торган махсус җиһазландырылган мәйданчыкта узды. Ике көн дәвамында энергетиклар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Һәр команда профессионаллардан: мастер, ике электромонтер һәм диспетчердан торды. Катнашучыларга авария хәлләрен фаразлау, катлаулы бурычларны оператив хәл итү, электротерәктә зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү, шулай ук янгын вакытында һәм башка штаттан тыш хәлләрдә эш итү күнекмәләрен күрсәтергә кирәк иде.
Һөнәри осталыклары өчен Гран-при яулаган «Чистай электр челтәрләре» филиалының Аксубай РЭСы командасы абсолют җиңүче булды. Триумфаторлар составына Руслан Солтанов җитәкчелегендә электромонтерлар Игорь Пименов, Александр Савельев һәм Евгений Безруков керде.
Аксубайлылар, 991 балл җыеп, яхшы нәтиҗә күрсәттеләр, бу барлык этапларда да максималь күрсәткеч, һәм жюридан югары бәя алдылар. Хәзер алар «2025 елгы подряд оешмалары арасында бүлү челтәрләренең иң яхшы электромонтерлары бригадасы» исемен йөртәләр.
Мондый ярышлар иң яхшыларны ачыклап кына калмый, республика энергосистемасының иминлек дәрәҗәсен һәм ышанычлылыгын арттыруга да ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев