Аксубай районының авыл гыйбадәтханәсендә балалар “Раштуа төне”н сәхнәләштерделәр
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының авыл гыйбадәтханәсендә балалар “Раштуа төне”н сәхнәләштерделәр

Түбән Баланда авылы балалары авыл чиркәвендә Раштуа төне турындагы театральләштерелгән күренеш белән чыгыш ясадылар.

Түбән Баланда авылында изге Николай гыйбадәт йортында иерей Антоний Рыбочкин Раштуа бәйрәме гыйбадәтен үткәрде. Авылның правослау динендәге халкы шатлыклы Раштуа вакыйгасын уртак дога белән каршы алды.

Литургия тәмамланганнан соң, якшәмбе мәктәбенә йөрүче балалар Раштуа төне күренешен сәхнәләштерделәр. Балалар рольләрне чын күңелдән һәм ихлас уйнадылар. Дин тотучылар аларның чыгышын тын да алмый тамаша кылдылар. Бәйрәм соңында һәр катнашучы раштуа бүләге алды.

Фото: Түбән Баланда авылы гыйбадәтханәсе архивыннан.

 


Нет комментариев