Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында туып үскән эшмәкәр туган бистәсендә Һава-десант гаскәрләре сугышчылары истәлегенә мемориал төзетте

Җиңү көнендә Аксубай үзәгендә Һава-десант гаскәрләренә багышланган һәйкәл ачылды.

Бу мемориал – «Fit» төзелеш компаниясе генераль директоры Константин Николаев бүләге. Шулай ук аның партнеры һәм компанияне гамәлгә куючы Мансур Сыраевтан да.

Эшмәкәр Артем Николаев дизайн-проект нигезендә төзелеш материаллары китерү белән шөгыльләнде. Төзелеш Федор Николаев җитәкчелегендә алып барылды.

Һава-десант гаскәрләре сугышчыларына багышланган «Бездән башка беркем дә» архитектура композициясе Константин Николаев проекты буенча төзелгән. Мемориал төзүнең гомуми суммасы 5 млн. 800 мең сум тәшкил иткән.

Композициянең үзәк өлешендә 3D самолетлар фигурасы, йолдыз һәм парашют гөмбәзе. Алар күгәрми торган корычтан ясалган, дугалы сварка белән тоташтырылган. Алтын катламның тәэсиренә заманча технология аркасында ирешелгән: фигуралар ион-дугалы парлануның вакуум җайланмасында титан нитриды белән капланган. Әлеге конструкция 3 миллион сумга төшкән. Экранның бәясе – 280 мең сум.

Эшләр башланганчы мемориалга бирелгән территориядә инженер эзләнүләре үткәрелгән, аннары архитектура-төзелеш проектлау һәм төзелеш башланган. Эшләр катгый рәвештә Төзелеш нормаларына һәм кагыйдәләренә туры китереп башкарылган.

Мәйданчык арматура белән беркетелгән бетон нигездән тора, шул ук вакытта иң яхшы сыйфатлы чыгым материаллары файдаланылган.

Бу объектка зур финанс чыгымнары гына түгел, ә туган якларын шулкадәр яраткан һәм аны чәчәк аткан итеп күрергә теләгән кешеләрнең җан өлешләре дә салынган, ә яшь буын алар үрнәгендә лаеклы, патриотизм рухында тәрбияләнергә тиеш.

Корылма озак елларга төзелгән, аңа яңгыр да, кар да куркыныч түгел. Аксубайлыларга чын йөрәктән бүләк ителгәнне сакларга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев