Аксубай районында татар телендә диктант яздылар
Аксубай бистәсендә «Татарча диктант» Бөтенроссия акциясе 3нче урта мәктәпнең ике мәйданчыгында узды
Татар телендә гыйлемлелекне тикшерү буенча мәгариф акциясе тугызынчы ел рәттән 8-10 ноябрь көннәрендә уза.
3нче Аксубай урта мәктәбендә узган бу чарада туган телләре язмышына битараф булмаган район үзәге оешмалары һәм учреждениеләре, район хакимияте, муниципаль район Башкарма комитеты, ведомство буйсынуындагы хезмәтләр хезмәткәрләре, педагоглар һәм укучылар катнашты.
–Диктантның максаты булып грамоталы язуга һәм әдәби телгә кызыксынуны арттыру тора, – дип билгеләп үтте акциядә катнашучы, муниципаль районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина. – «Татарча диктант» тагын бер шулай ук мөһим бурычны – татар телен яратучыларны берләштерүне күздә тота. Диктант язуда теләгән һәркем, шул исәптән татар телен белгән башка милләт кешеләре дә катнаша ала.
Диктантка килүчеләрдән теркәлү таләп ителмәде, алар кәгазьләр алдылар. Ә онлайн-диктантта катнашучыларга тиешле сайтта теркәлергә кирәк.
Диктантта катнашучыларга, 3нче мәктәп мөгаллимнәре Ләйсән Дәүләтшина һәм Зилә Билалова Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзекне әйтеп яздырдылар.
Шәриф Камал (Байгилдиев, 1884-1942 еллар) – күренекле татар язучысы, драматург һәм журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Быел аның тууына 140 ел тулды.
Акцияне оештыручы булып Бөтендөнья Татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты, ТР Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев