Аксубай комбайнчысы республика күргәзмәсендә махсус бүләккә лаек булды
Соңгы яңалыклар

Аксубай комбайнчысы республика күргәзмәсендә махсус бүләккә лаек булды

«Хезмәт кешесен данлыйбыз» дигән зур проект кысаларында узган 18нче республика яшь комбайнчылар конкурсында Урмандееводан 18 яшьлек комбайнчы Богдан Кондратьев катнашты.

Ул «Иң яшь комбайнчы» махсус призына ия булды.

Ярышлар Арча агросәнәгать һөнәри көллияте базасында узды һәм Татарстанның 40 районыннан 35 яшькә кадәрге иң яхшы белгечләрне җыйды. Катнашучылар ике этапта: теоретик һәм практик этапта һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.

Теоретик өлештә конкурсантлар агротехнологияләр, авыл хуҗалыгы техникасы корылмасы һәм куркынычсызлык таләпләре буенча тест биремнәрен үтәделәр. Практик этап чын күнекмәләргә сынау булды: яшь механизаторларга кыска вакыт эчендә ашлык җыю комбайннарының төзексезлеген җайга салырга һәм кимчелекләрне ачыкларга кирәк иде.

Богдан өчен авыл хуҗалыгы хезмәте – гаилә эше. Кечкенәдән үк ул әтисе, атаклы фермер Алексей Кондратьев белән бергә җирдә эшли, аның тырышлыгын, җаваплылыгын һәм туган җиргә мәхәббәтен үзләштерә. Һәм киләчәк һөнәрен дә нәкъ менә шушы эш белән бәйләгән: ул аграр университетның беренче курсында укый. Богдан Кондратьев һөнәри ярышның барлык этапларын уңышлы узды.

Ул республика финалының иң яшь катнашучысы дип танылды һәм кыйммәтле бүләкләргә, призларга лаек булды.

Җаваплы ярышларның барлык этапларында да Богданны район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Усман Нигъмәтуллин озата йөртде һәм аңа ярдәм итте.

Фото район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан.


Нет комментариев