Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә параллель рәвештә көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәр чәчүлекләрен тукландыру, тырмалау башкарыла.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматларына караганда, 7700 гектардан артык көзге культуралар мәйданнарына минераль ашламалар кертелгән (план күрсәткеченең 40 проценты), 5000 гектардан артык күпьеллык үләннәр чәчүлекләрендә өстәмә тукландыру үткәрелгән. Тырмалау күпьеллык үләннәр мәйданнарының яртысыннан артыгында башкарылган, бу агро чара көзге культуралар участокларында да башланган.
Нет комментариев