Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында беренче тавыш бирүчеләр

Аксубай районында беренче тапкыр сайлауларда катнашучы 232 гражданин теркәлгән.

Участок сайлау комиссияләре яшь тавыш бирүчеләргә аерым игътибар бирәләр: аларны җылы каршы алалар, фатихалы сүзләр әйтәләр һәм, бу көн озакка хәтердә калсын өчен, истәлекле бүләкләр тапшыралар.

Бүген үзенең гражданлык бурычын беренче тапкыр үтәүчеләр арасында Айгөл Алмакаева да бар. Сайлауларда катнашу кыз өчен чын-чынлап тормышында әһәмиятле мизгел булды. Аны 573нче участок сайлау комиссиясе рәисе Гүзәл Хәмитшина котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.

– Мин, әлбәттә, дулкынланам, сайлауларда беренче тапкыр катнашам, – диде Айгөл. – Ләкин миңа, булачак юристка бик кызык! Бөтен ил өчен бу бик мөһим эш, һәм анда минем тавыш исәпкә алыначак. Киләчәкнең чыннан да үзебездән торуын аңлый башлыйсың.

Айгөл – 3нче Аксубай мәктәбен көмеш медальгә тәмамлады. Хәзер ул Казан университетының юридик факультеты студенты.

Ул үзләрен күп еллар тәртип саклау органнарында хезмәт итүгә багышлаган әти-әнисе – Эльза Николаевна һәм Илгиз Ислян улы сукмагыннан китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев