Аксубай районы укытучылар командасы функциональ гыйлемлелекне күрсәтте
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы укытучылар командасы функциональ гыйлемлелекне күрсәтте

Лениногорскта функциональ гыйлемлелек буенча ачык зональ команда олимпиадасы үтте

«Белем бирергә – димәк, икеләтә укырга» олимпиадасы укучыларның функциналь гыйлемлелеген формалаштыру һәм үстерүдә педагогик тәҗрибәне популярлаштыру максатын үз эченә ала.

Районның «Максимум» командасына 3 нче Аксубай мәктәбенең математика укытучысы М.С. Пикмуллина, В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Г.И. Сафина, Иске Тимошкино мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Н.А. Тербукова һәм Кәкре Күл мәктәбенең чит телләр укытучысы Н.П. Яшмурзина керде.

Район укытучылары командада бердәм эш итә белүләрен, креативлык, позитив кәеф күрсәттеләр һәм, тәкъдим ителгән биремнәрне уңышлы башкарып, 3 урынга чыктылар.

Фото: мәгариф бүлеге сайтыннан.


Нет комментариев