Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чираттагы тапкыр Казанның Дәрвишләр бистәсендә ярминкә эшендә катнаштылар.
Район вәкилләре республика башкаласы халкы өчен район территориясендә үстерелгән һәм җитештерелгән барлык әйберләрне алып килделәр. Бу – иң кирәкле яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, суган, кишер, аш чөгендере, кабак. Шәһәр халкы аларны бик теләп сатып алды. Шулай ук бал, кош һәм сыер ите, сөт сатып алу өчен дә чиратлар өзелмәде. Казанлылар район территориясендә җитештерелгән продукциянең экологик яктан чиста, сыйфатлы һәм бәясенең дә ярашлы икәнен беләләр, шуңа күрә алар аксубайлылар өчен бүлеп бирелгән мәйданчыкка рәхәтләнеп йөриләр. Шулай ук, сәүдә һәрвакыт татар халык көйләре һәм районның иң яхшы сәнгать осталарының дәртле җырлары астында уза.
Нет комментариев