Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы эшмәкәрләренә үз бизнесын алып бару һәм саклау буенча яңа мөмкинлекләр турында сөйләячәкләр

5 сентябрьдә ТР Рәисе каршындагы Эшкуарларның хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкиле Фәридә Абдулганиева Татарсатан Республикасы Аксубай районы эшмәкәрләре өчен бизнес-интенсив үтәрәчәк.

Чара «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында уздырыла һәм муниципаль районның эшлекле берләшмәсе вәкилләренең үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук интернет-сәүдә һәм логистиканы үстерү мөмкинлекләре турында мәгълүматлаштыруын арттыруга юнәлдерелгән.

Бизнес-интенсив уку модульләре кысаларында чакырылган экспертларның чыгышлары планлаштырылган:

– Бисеров Булат Аделевич – «Бизнес коррупциягә каршы» ЦОП башкарма директоры урынбасары.

– Безроднов Евгений Николаевич – Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) каршындагы Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе.

Онлайн бизнес-интенсивның үткәрелү көне һәм башлану вакыты: 5 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә, адресы: Аксубай бистәсе, Ленин ур., 8 йорт (хакимият бинасы).

Район эшмәкәрләре һәм үзмәшгуль гражданнар чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев