Безнең районда «Татар халкының мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру проблемалары» темасына республика конференция узды.
Бу, исәп буенча өченче чара, ул бу юлы да, һәрвакыттагыча, Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе базасында узды.
Конференция эшендә тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин, Фәйзелхак Ислаев, Дамир Исхаков һәм шулай ук фән кандидатлары катнашты.
Фәнни җыелыш ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков, Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцева, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина, татар телендә белем бирү мәктәпләре директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, туган як тарихын өйрәнүчеләр, музей хезмәткәрләре һәм дин әһелләре катнашында узды.
Конференциядә берничә секция эшләде. Чыгышлар алдан җибәрелгән иде һәм алар инде аерым җыентык булып басылып чыкты, аны чарада катнашучы һәркем алды. Алар турында фикер алышканнан соң, резолюцияләр эшләнелде. Фәнни җыелыш күргәзмәләр белән тулыландырылды.
Конференциядә катнашучы мәктәп укучылары белән тегү, милли бизәкләр чигү һәм кул эшләре буенча осталык дәресләре үткәрелде.
Фото: мәгариф бүлеге архивыннан.
Нет комментариев