Аксубай пенсионерларын аралашу үзәгенә чакыралар
Соңгы яңалыклар

Аксубай пенсионерларын аралашу үзәгенә чакыралар

25 апрельдә Аксубай районы клиент хезмәте бинасында өлкән буын өчен аралашу үзәге ачылачак.

Аралашу үзәге өлкән кешеләрнең тормыш ритмына ярдәм итүгә, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен өстәмә мөмкинлекләр ачуга чакырылган. Пенсионерлар шулай ук үзләренең финанс һәм компьютер грамоталылыгын күтәрә һәм дустанә мохиттә аралаша алачак.

Чара 10.00 сәгатьтә башлана.


Нет комментариев