Аксубай музыканты йолдызлар белән чыгыш ясады
Баянчылар балалар ансамбле катнашучысы Семен Крайнов үзе турында югары мәдәни дәрәҗәдә белдерде.
Ул – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнованың иң яхшы тәрбияләнүчеләренең берсе. Семен Дмитрий Маликовның Әлмәттә узган концертында катнашты. Гала-концертта катнашу өчен катлаулы сайлап алу узды. Аннары яшь музыкант «Иртәгесе йолдызлар» проектында катнашты һәм Казанның La PRIMAWERA камера оркестры белән чыгыш ясады. Аксубай егете өчен бу – зур хөрмәт һәм җаваплылык.
Фото: район мәдәният йорты архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев