Аксубай туган як музее хезмәткәрләре балалар өчен традицион халык бәйрәме оештырдылар.
Май чабу бәйрәме атнасын Аксубай туган як тарихын өйрәнү музеенда күңелле итеп, тәмле беленнәр һәм тәм-томнар белән каршы алдылар. Балаларга бу көнне кунак булу бик ошады. Халык тантанасы программасы кысаларында кызыклы бәйгеләр һәм викториналар оештырылды. Укучылар музей хезмәткәрләре белән бергә әйлән-бәйләнгә бастылар, канат тартышуда көч сынаштылар. Бәйрәм азагында балаларны самавырдан чәй һәм коймак белән сыйладылар.
Фото: туган як тарихын өйрәнү музее архивыннан.
Нет комментариев