2023 елгы урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча Аксубай районының тугыз катнашучысы “Татарстан Республикасының иң яхшы комбайнчысы 2023” республика конкурсында җиңүчеләр арасына керде.
Авыл хуҗалыгы производствосы алдынгылары слетында аларга ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы сертификатлары тапшырылды. Җиңүчеләрне исемнәре белән атыйбыз.
Шәүкәт Сәгъдиев «Чистополье» ХКның «Аксу Агро» АФ басуларын биш бармагы кебек белән, чөнки ул бөтен гомерен җир эшенә багышлаган. Аның игенчелек тармагында эш тәҗрибәсе җитәрлек, егет чагыннан ук игенчелек тармагында эшли башлаган һәм бүген атаклы игенче булып тора. Сезон дәвамында ул игенчелектә хезмәт куя. Сөрә, чәчүлекләрне эшкәртә, урак өстендә кырдан кайтып керми. Һәм барлык агрочараларны да игенчелек технологиясе белеме белән намуслы башкара. Чөнки басуларның уңдырышлылыгына төрле факторлар йогынты ясый. Механизатор җирдә эшләүче кешеләргә бәйле булганның барысын да үти. Хуҗалык җитәкчелегенең өметен нәтиҗәле хезмәте белән аклый. Игенче үз эше өчен җан ата, шуңа күрә хезмәт нәтиҗәләре дә лаеклы.
Нет комментариев