Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре халыкара бәйге лауреатлары булдылар

Балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге тәрбияләнүчеләре башкалада Казан мәдәният институты базасында булган «Сандугач-Соловей» халыкара вокалчылар бәйгесендә шәп чыгыш ясадылар.

«Цветные сны» (җитәкчеләр Эвелина һәм Дарина Сруртдиновалар, концертмейстер Галина Сруртдинова) вокал ансамбле «Эстрада җырлавы» (вокал ансамбльләре) номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат булды.

«Эстрада җырлавы» (вокал соло) номинациясендә «Мечтатели» (җитәкче Айгөл Краснова) вокал ансамбле 1 дәрәҗә лауреат булды.

Варвара Панюкова һәм Ангелина Ильина (җитәкчеләре Эвелина һәм Дарина Сруртдиновалар) II лауреатлар булып танылдылар. Камилә Раузетдинова (җитәкче Зәйнәб Салихова), Регина Черникова (җитәкче Эвелина Сруртдинова) һәм Алинә Әхмәтҗанова (җитәкче Айгөл Краснова) III дәрәҗә лауреатлар булдылар.

Халыкара бәйге җиңүчеләре һәм призерлары дипломнар, кубоклар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Укучыларны әзерләгән педагогларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фото: балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев