Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Соры хезмәт хакы – минималь пенсия

Конвертта бирелгән хезмәт хакының пенсия күләменә йогынты ясавы хакында тагын бер кат кабатлыйбыз. Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев билгеләп үткәнчә, соры хезмәт хакы алу белән килешкән хезмәткәр, үзенең булачак пенсиясе күләмен аңлы рәвештә киметә, кредитлар һәм башка документлар рәсмиләштергәндә үзенә бәйле проблемалар китереп чыгара. Хезмәт кануны күзлегеннән чыгып...

Конвертта бирелгән хезмәт хакының пенсия күләменә йогынты ясавы хакында тагын бер кат кабатлыйбыз.

Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев билгеләп үткәнчә, соры хезмәт хакы алу белән килешкән хезмәткәр, үзенең булачак пенсиясе күләмен аңлы рәвештә киметә, кредитлар һәм башка документлар рәсмиләштергәндә үзенә бәйле проблемалар китереп чыгара. Хезмәт кануны күзлегеннән чыгып караганда ул тулысынча якланмаган катлам кешесе булып санала, социаль гарантияләрдән, пособиеләрдән, больничный һәм отпуск акчасыннан мәхрүм кала. "Яхшы пенсия алырмын дип өметләнергә юк, - диде Николай Анатольевич. - Чөнки пенсия күләменә беренче чиратта иминият кертемнәре йогынты ясый. Хезмәткәр өчен әлеге кертемнәрне эш бирүче күчерә. Шәхси счетта кертемнәр суммасы күбрәк җыелган саен, гражданинның пенсиясе дә күбрәк исәпләнелә. Мисалга, бүгенге көндә минималь пенсия күләме 8232 сум тәшкил итә. Ә иминият кертемнәренең даими күчеп торуы һәм югары хезмәт хакы пенсия күләменең билгеле дәрәҗәдә артуын гарантияли, безнең җирлектә аның күләме 10 мең сумнан артыграк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев