Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Шәрбәндә клуб ремонтлана

Шәрбән авыл җирлеге башлыгы Дамир Шәрифуллин депутатлар белән бергә башкарылган эшләр турында хисап тотты. Шәрбәнлеләрне сөендереп, авыл мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясау тулы көченә бара. Шуның белән бергә 16 укучы белем алган төп мәктәп түбәсенә, фельдшер-акушерлык пункты идәннәренә дә ремонт таләп ителә. Җирлек башлыгы шәхси хуҗалыкларда асралган малларның кырларны...

Шәрбән авыл җирлеге башлыгы Дамир Шәрифуллин депутатлар белән бергә башкарылган эшләр турында хисап тотты.
Шәрбәнлеләрне сөендереп, авыл мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясау тулы көченә бара. Шуның белән бергә 16 укучы белем алган төп мәктәп түбәсенә, фельдшер-акушерлык пункты идәннәренә дә ремонт таләп ителә.
Җирлек башлыгы шәхси хуҗалыкларда асралган малларның кырларны таптап йөрүләренә бәйле административ канун бозулар өчен штраф бирелүе турында да искәртте.
Территорияне төзекләндерү эшләре план буенча башкарыла. Бу мәсьәләдә ярдәм күрсәтүче Илдус Вафин рәхмәт сүзләренә лаек булды. Шулай ук халык зиратны чистарту буенча өмәләрдә актив катнаша. Агымдагы елда карт агачларны кисү эшләре дәвам итәчәк. Бу эштә булышлык күрсәткәне өчен Минәхмәт Әбдрәшитовка рәхмәт белдерелде.
Урамнарны яктырту белән проблема юк дияргә була. Авылда 50 фонарь төнлә урамнарны яктырта. 2016 елда уздырылган референдумда 18 яше тулган һәр авыл кешесеннән 400әр сум акча җыю турында карар кабул ителгән иде. Үзара салым акчасы су скважинасын ремонтлауга, насос һәм су торбаларын алмаштыруга тотылган. Юлларга вак таш салуны дәвам иткәннәр.
2018 елда да 400әр сум акча җыярга карар кылынды. Аларны юлларны, чишмәне төзекләндерүгә һәм янгын гидранты сатып алуга тотачаклар. Республикадан бүлеп бирелгән акчаны тизрәк алыр өчен, җирлек башлыгы үзара салымны вакытында җыярга тәкъдим итте.
Шулай ук агымдагы елда территорияләрне чистарту, якташлар ярдәме белән һәм үзара салым акчасы хисабына чишмәне ремонтлау, зиратларны тәртиптә тоту эшләре башкарылачак. Зират участогын рәсмиләштерү дә планлаштырылган эшләр исәбенә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев