Полиция хезмәткәрләре һәм ветераннары волейбол уйнадылар
Аксубайда ЭЭМ бүлекләренең шәхси составлары һәм ветераннары арасында волейбол буенча Беренчелек үтте.
Беренчелек ярышларына Чирмешән, Яңа Чишмә, Нурлат, Чистай районнарыннан полиция хезмәткәрләре һәм ветераннары җыелды. Турнир Ватан сакчысы көненә багышланды. Ярышлар "Яшьлек" спорт комплексында үтте. Бу волейбол турниры гына түгел, ә хезмәттәшләр белән очрашу чарасына әверелде. Ул лаеклы ялда булган...