Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Районда тычкан чире пәйда булган

Аксубай районында бөер синдромлы геморрагик чир йоктыруның бер очрагы теркәлгән. Халык телендә әлеге куркыныч авыру "тычкан чире" дип атала. Авыручы кеше - юл хезмәткәре. Аеруча да кырда урнашкан вагоннарда яшәүче хезмәткәрләргә мондый куркыныч яный. Тамак ялгап алу өчен көйләнмәгән урында ашап-эчеп алырга туры килгән кешеләргә үтә дә игътибарлы булырга кирәк....

Аксубай районында бөер синдромлы геморрагик чир йоктыруның бер очрагы теркәлгән.

Халык телендә әлеге куркыныч авыру "тычкан чире" дип атала. Авыручы кеше - юл хезмәткәре. Аеруча да кырда урнашкан вагоннарда яшәүче хезмәткәрләргә мондый куркыныч яный. Тамак ялгап алу өчен көйләнмәгән урында ашап-эчеп алырга туры килгән кешеләргә үтә дә игътибарлы булырга кирәк.

Бөер синдромлы геморрагик чир - бу кискен табигый-чыганаклы инфекция. Ул температура күтәрелү, геморрагик синдром (ягъни кан саву, кан агу), бөерләрнең авыртуы белән характерлана.

Инфекция чыганагы: кыргый тычкансыман кимерүчеләр. Вирус табигатьтә кимерүчеләрнең сидеге, тәрәте һәм селәгәе белән тарала. Чирне базларны чистартканда вируслы тузанлы һаваны сулап, ташландык каравыл йортларында, вагоннарда һәм башка кеше яшәми торган урыннарда йоклап эләктерергә мөмкин. Шулай ук кимерүчеләр пычраткан азык-төлек тә куркынычлы. Кимерүчеләрне аулаганда да чир йогу ихтималы зур.

- Кеше яшәмәгән биналарда җыештыру эшләре алып барганда марля бәйләвеч кияргә кирәк, - дип сөйли Роспотребнадзор идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов. - Аннан соң кулларны сабын белән яхшылап юарга.

Авыру билгеләре күзәтелгәндә - тән температурасы күтәрелгәндә, бил өлешендә, мускулларда авырту тоемланганда, ашыгыч рәвештә табибкә мөрәҗәгать итәргә.

- Предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә, моңа охшаш чирләргә юл куймау максатларында, объектларда дератизацион эшләр үткәрү турында алдан ук килешү төзергә кирәк, - дип киңәш итте районның баш санитария табибе.

Фото: misanec.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев