Кабул итү көннәре билгеләнде
2017 елда, 4 апрельдән башлап, айның һәр беренче сишәмбесендә Татарстан прокуратурасы органнары эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларын кабул итү буенча Бөтенроссия көне үткәрә башлаячак. Әлеге чараның максаты - эшмәкәрләргә хокуки ярдәм күрсәтү һәм аларның прокуратура органнарына шәхси мөрәҗәгать итү хокукларын гамәлгә ашыруда булышлык итү. Эшмәкәрләрне кабул итү шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Романов...
2017 елда, 4 апрельдән башлап, айның һәр беренче сишәмбесендә Татарстан прокуратурасы органнары эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларын кабул итү буенча Бөтенроссия көне үткәрә башлаячак.
Әлеге чараның максаты - эшмәкәрләргә хокуки ярдәм күрсәтү һәм аларның прокуратура органнарына шәхси мөрәҗәгать итү хокукларын гамәлгә ашыруда булышлык итү. Эшмәкәрләрне кабул итү шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Романов урамы, 5 йорт адресы буенча эш көннәрендә 9дан алып 17 сәгатькә кадәр (төшке ял вакыты 12:00 дән 13:00 гә кадәр) Аксубай прокуратурасында алып барыла.
Үзең белән шәхесне билгеләүче документ (паспорт) булу шарт. Белешмәләр өчен телефон: 8 (84344) 2-72-62.
Шул рәвешле Аксубай районы прокуратурасында эшмәкәрләрне якын арада кабул итү 2017 елның 4 апреленә билгеләнгән. Агымдагы елда Гомумроссия акциясе кысаларында мондый кабул итүләр барлыгы тугыз тапкыр үтәчәк: 2 майда, 6 июньдә, 4 июльдә, 1 августта, 5 сентябрьдә, 3 октябрьдә, 7 ноябрьдә, 5 декабрьдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев