Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Хезмәт иминлеге хакында

"Дельфин" бассейны офисында хезмәт иминлеге буенча координацион советның чираттагы утырышы узды. Бассейн директоры Иван Семенов көн кадагына кертелгән беренче мәсьәлә - "Дельфин" йөзү бассейнында сак һәм иминлек таләпләрен үтәү" темасы буенча чыгыш ясады. Ул хезмәт иминлеге буенча инструктаж үткәрү, бассейн хезмәткәрләренең медицина тикшеренүе үтүләре турында сөйләде. Шулай ук хезмәт шартларына...

"Дельфин" бассейны офисында хезмәт иминлеге буенча координацион советның чираттагы утырышы узды.
Бассейн директоры Иван Семенов көн кадагына кертелгән беренче мәсьәлә - "Дельфин" йөзү бассейнында сак һәм иминлек таләпләрен үтәү" темасы буенча чыгыш ясады. Ул хезмәт иминлеге буенча инструктаж үткәрү, бассейн хезмәткәрләренең медицина тикшеренүе үтүләре турында сөйләде. Шулай ук хезмәт шартларына махсус бәя бирү һәм зыянлы шартларда эшләгән хезмәткәрләргә компенсация түләү турында да бәян итте. Шәхси саклык чараларын бирүгә дә игътибарны юнәлтте. Комиссия хезмәт иминлеген саклау буенча чаралар планын, документларны һәм финанслауны җентекләп тикшерде.
Комисия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Рамил Фәттаховка - авыл хуҗалыгы һәм урып-җыю эшләрен үткәрү нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт иминлеге һәм хезмәт шартлары торышына кагылышлы мәгълүмат, башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямовка төзү объектларындагы эшләрне имин алып бару буенча өчайлык нәтиҗәләре хакында мәгълүмат әзерләүне йөкләде.
Мәшгульлек үзәге директоры Иван Маклаков комссиянең эшче төркеме эшчәнлеге турында бәян итте. Эшче төркем районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сигез күчмә тикшерү уздырган. Нәтиҗәләр - канәгатьләнерлек.
Иван Маклаков шулай ук эшче төркемнең планы белән дә таныштырды. Ел азагына кадәр мәктәпләр, төзелеш объектлары буенча тикшерүләр уздыру планлаштырыла. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан җәмәгать урыннарына якын урыннардагы биналарның түбәләреннән боз төшү куркынычын тикшерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев