Хатын-кызлар советы яңарды
Аксубай районының хатын-кызлар советы утырышында аның яңа составын сайладылар.
Әлеге иҗтимаги оешманы 14 ел дәвамында җитәкләп килгән хатын-кызлар советы рәисе Әлфия Рәхмәтуллина үз вазифасын тапшырды.
Иҗтимаги оешма әгъзалары каршында чыгыш ясап, ул хатын-кызлар советы эшчәнлегенең күпкырлы булуын билгеләп үтте. Бу - социаль, күп балалы гаиләләр, гаилә мәсьәләләре һәм хәтта кайчакта...