Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Фотобәйге өчен бүләкләр

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район гәзите редакциясе "Яз шикелле матур" фотобәйге җиңүчеләрен бүләкләде. Конкурста районның төрле яшьтәге гүзәл затлары катнашты. Лидерлар тавыш бирүнең беренче көнендә үк билгеле булды. Һәм бу гаҗәп тә түгел - тавыш бирүчеләрне ике нарасый - Милена Полякова һәм София Казакова таң калдырдылар. Нәтиҗәдә иң зур балл туплаган...

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район гәзите редакциясе "Яз шикелле матур" фотобәйге җиңүчеләрен бүләкләде.

Конкурста районның төрле яшьтәге гүзәл затлары катнашты. Лидерлар тавыш бирүнең беренче көнендә үк билгеле булды. Һәм бу гаҗәп тә түгел - тавыш бирүчеләрне ике нарасый - Милена Полякова һәм София Казакова таң калдырдылар. Нәтиҗәдә иң зур балл туплаган (74) Милена (рәсемдә) җиңүче булды. Әмма безнең коллектив икенче сабый - Софияне дә бүләксез калдыра алмады, өстәвенә җиңүчедән аны нибары ике генә балл аерып торды.

Бүләкләү тантанасына 8 Март бәйрәме алдыннан игълан ителгән бәйге җиңүчесе - Кирилл Яшмурзинның килүенә без бик шатландык - ул үзенең икетуган сеңлесе Миленаның фотосын юллаган иде.

- Милена Яр Чаллы шәһәрендә яши, 8 Мартка аңа бүләк ясарга теләгән идем, кайткач бик сөенәчәк. Сеңлемнең фотосы өчен барлык туганнарыбыз тавыш бирде. Җиңүемә шатмын! Гәзиттә һәм сайтта яңалыклар белән танышып барам, алга таба да бәйгеләрдә катнашачакмын, - дип фикерләре белән бүлеште Кирилл.

Кызыксындыру призына ия булган сокландыргыч бала - өч яшьлек София Казакова бүләкләүгә гаиләсе - әнисе Алина, әтисе Максим һәм энекәше Кирилл белән килгән иде. Ул үзенең күтәренке кәефле, аралашучан бала булуы белән бөтен коллективны таң калдырды.

- Сокландыргыч нәниләргә бүләкләр тапшыру безнең өчен зур куаныч, шулай ук бәйгегә фотографияләр җибәргән катнашучыларга да рәхмәтебез чиксез. Безнең филиал бәйгеләрне еш оештыра, алга таба да катнашыгыз, җиңүләр яулагыз! - дип билгеләп үтте бүләкләү тантанасында филиал җитәкчесе - баш мөхәррир Айдар Моратшин. Ул Милена белән Со фиягә коллективтан курчаклар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев