Этанол белән агулану очраклары арткан
Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе мәгълүматларына карганда, гыйнвар аенда алкоголь һәм составында спирт булган сыекчалар белән кискен агулануның 58 очрагы теркәлгән. Агуланучыларның төп өлеше - 18 яшьтәгеләр һәм олыраклар - 93,1 процент, яшүсмерләргә (15-17 яшьлек) - 5,2 процент, балаларга (0-14 яшьлек) - 1,7 процент туры килә. Ир-атлар арасында агуланучылар 75,9 процентны...
Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе мәгълүматларына карганда, гыйнвар аенда алкоголь һәм составында спирт булган сыекчалар белән кискен агулануның 58 очрагы теркәлгән.
Агуланучыларның төп өлеше - 18 яшьтәгеләр һәм олыраклар - 93,1 процент, яшүсмерләргә (15-17 яшьлек) - 5,2 процент, балаларга (0-14 яшьлек) - 1,7 процент туры килә. Ир-атлар арасында агуланучылар 75,9 процентны тәшкил иткән.
Агуланучыларның социаль хәле анализы күрсәткәнчә: эшләмәүчеләр - 43,1 процентны, эшләүчеләр - 17,2 процентны, пенсионерлар - 27,6 процентны, укучылар - 5,2 процентны, калганнары - 6,9 процентны тәшкил итә.
Алкоголь белән агуланучылар арасында этанол белән агуланучылар күбрәк - 82,8 процент, тикшерелмәгән спирт белән - 8,6 процент, метанол белән агуланучылар - 8,6 процентны тәшкил иткән.
- Балигъ булмаганнарга алкоголь куллану аерата да куркыныч, үсеш чорында ул организмга тискәре йогынты ясый, - дип сөйли Идарәнең баш белгеч-экспекрты Андрей Тимирясов. - Яшь чактан алкоголь куллана башлаган кешеләрнең алкоголь кулланмаган яшьтәшләренә караганда интеллектуаль һәм физик үсеше күпкә түбән.
Быелгысы елда Аксубайда алкоголь белән кискен агулануның бер генә очрагы да теркәлмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев