Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Еллар безгә киртә түгел

30 ноябрь көнне район Мәдәният йортында өлкән яшьтәге кешеләрнең "Еллар безгә киртә түгел" дип аталган иҗат фестивале үтте. Өлкән яшь вәкилләре - үзенчәлекле кешеләр. Алар төрле бәйгеләрдә, ярышларда, шул исәптән сәнгать фестивальләрендә теләп катнашалар. Фестивальнең нәрсәне үз эченә алуы хакында без тулырак сөйләү өчен аны оештыручыларның берсе - район ветераннар...

30 ноябрь көнне район Мәдәният йортында өлкән яшьтәге кешеләрнең "Еллар безгә киртә түгел" дип аталган иҗат фестивале үтте.
Өлкән яшь вәкилләре - үзенчәлекле кешеләр. Алар төрле бәйгеләрдә, ярышларда, шул исәптән сәнгать фестивальләрендә теләп катнашалар. Фестивальнең нәрсәне үз эченә алуы хакында без тулырак сөйләү өчен аны оештыручыларның берсе - район ветераннар советы рәисе Галина Бобковага мөрәҗәгать иттек.
- Дөрестән дә Аксубайда, авылларда талантлы кешеләр бик күп. Без фестиваль-бәйгене өлкән яшьтәгеләр үзләренең сәнгать һәм интеллектуаль потенциалларын күрсәтә алсыннар, тормыштан тәм һәм ямь табып яшәсеннәр өчен оештырабыз. Узган еллар фестивальләре нәтиҗәләреннән чыгып шуны әйтә алам, халык иҗатын яратучылар һәм аңа бәя бирә белүчеләр өчен чын талантларның чыгышларына һәм эшләренә соклану мөмкинлеге туачак.
Кеше пенсиягә чыкканнан соң, үзен җәмгыятьтән аерылган итеп хис итәргә тиеш түгел. Фестиваль-бәйгедә катнашу барысын да уртак мәнфәгатьләр белән берләштерергә, кешеләргә сәләтләрен үстерүдә ярдәм итә.
- Галина Павловна, "Безгә еллар киртә түгел" фестивалендә кемнәр катнаша ала?
- Хатын-кызлар - 55 яшьтән, ир-атлар 60 яшьтән алып. Шәхси һәм күмәк катнашуларга да рөхсәт бирелә.
- Бу фестивальнең нинди аерым номинацияләре бар?
- Биш номинация ачыкланган. Шул исәптән: җыр сәнгате (җырлар, романслар, такмаклар); бию сәнгате; музыка уен коралларында уйнау (баян, гармун, гитара, балалайка, курай һ.б.); сәнгатьле башкару; декоратив-кулланма сәнгать (чигү, бәйләү, тукыма кисәкләреннән тегелгән эшләр, агачка уеп рәсем төшерү, декоратив уенчыклар, курчаклар, макраме, декупаж һ.б.).
- Ничек фестиваль катнашучысы булырга?
- Фестиваль-бәйгедә катнашу өчен 30 ноябрьгә кадәр район Мәдәният йортына заявка бирергә. Анда үзегезнең нинди үзешчән сәнгать номерын башкаруыгызны, аккомпаниаторны атарга яки нинди декоратив-кулланма сәнгать төрен тәкъдим итәчәгегезне күрсәтергә. Хөрмәтле тармак ветераннары, үзегезне танытыр вакыт җитте. Без сезне көтәбез! Әйләнә-тирәдәгеләрне үзегезнең иҗатыгыз белән сөендерегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев