Еллар безгә киртә түгел
30 ноябрь көнне район Мәдәният йортында өлкән яшьтәге кешеләрнең "Еллар безгә киртә түгел" дип аталган иҗат фестивале үтте.
Өлкән яшь вәкилләре - үзенчәлекле кешеләр. Алар төрле бәйгеләрдә, ярышларда, шул исәптән сәнгать фестивальләрендә теләп катнашалар. Фестивальнең нәрсәне үз эченә алуы хакында без тулырак сөйләү өчен аны оештыручыларның берсе - район ветераннар...