Рәсми рубрикасы буенча яңалыклар
-
Электрон тәртиптә
Хәзерге вакытта ТРның uslugi.tatarstan.ru дәүләт хезмәтләре порталында хезмәтләр билгеләүгә электрон гариза бирү мөмкинлеге пәйда булды. Мондый гаризаларга балага айлык пособие, мәктәпкәчә балалар учреждениесе өчен төп һәм өстәмә компенсацияләр, айлык акчалата түләүләр (пенсионерларга), инвалидларга ТКХ өчен түләүләргә субсидия-ташламалар, күп балалы гаиләләргә ТКХ өчен түләүләргә субсидия-ташламалар, күп балалы гаиләләрдән булган балаларның юлда...
-
Санлы чорда кулланучылар хокуклары
Аксубайда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне менә шул шигарь астында үтте. Шуңа бәйле кулланучылар белән түгәрәк өстәл өчен электротехника кибетләренең берсе сайланды да инде. ТР Роспотребнадзор идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенең җитәкче-белгече Госман Билалов гражданнарга аларның хокуклары һәм хокукларны яклау механизмнары хакында җиткерделәр, тематик буклетлар тараттылар....
-
Яз килә, ташуны кайчан көтәргә?
Гадәттән тыш хәлләр буенча республика комиссиясе утырышы видеоконференция режимында үтте. Көн тәртибенә көннең актуаль - язгы ташу мәсьәләсе кертелде. Быел Татарстанда 19 меңгә якын кешене, шуларның 5400е балалар, колачлаган 42 муниципаль районга, 220 торак пунктка су басу куркынычы яный. Видеоконференциядә су басу ихтималы аз дип белдерделәр. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне...
-
Пенсияләргә бәйле
ТР буенча ПФР бүлеге управляющие урынбасары Елена Горюнова Аксубай халкын кабул итә. Кабул итү 29 мартта, сәгать 10:30да Пенсия фонды идарәсендә планлаштырылган. Алдан язылу өчен телефон: 2-72-81. Фото: www.pfrf.ru
-
Җир рәсмиләштерүне таләп итә
Бүгенге көндә җир пае темасы күпләрне борчый. Искә төшерәбез, җир пайлары - ул җир өлешчеләре милекчеләренең уртак милкендә булган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр. Җир пайлары 1995-96 елларда бүлеп бирелде. Районда иясез 200дән артык участок бар, аларның мәйданы 824 гектарны тәшкил итә. Моннан тыш, теркәлгән, ләкин хуҗасы вафат булган, ә мираска...
-
Фотобәйге өчен бүләкләр
"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район гәзите редакциясе "Яз шикелле матур" фотобәйге җиңүчеләрен бүләкләде. Конкурста районның төрле яшьтәге гүзәл затлары катнашты. Лидерлар тавыш бирүнең беренче көнендә үк билгеле булды. Һәм бу гаҗәп тә түгел - тавыш бирүчеләрне ике нарасый - Милена Полякова һәм София Казакова таң калдырдылар. Нәтиҗәдә иң зур балл туплаган...
-
Бушлай юридик ярдәм
24 мартта Россия Федерациясендә "Россия юристлары ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимаги оешмасы игълан иткән чираттагы тапкыр халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия көне үткәрелә. Бу көнне Аксубай районында Ленин урамы, 8 йорт, "БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясенең җирле башкарма комитеты адресы буенча нотариус, адвокат, прокуратура хезмәткәре кабул итүләр оештыралар. Белешмәләр өчен телефон: 8...
-
Җир, бюджет һәм кадрлар резервы турында
Аксубай муниципаль районының унөченче утырышы үтте. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты. Депутатлар 2016 елда бюджет үтәлеше, Советның 2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына район бюджеты турындагы карарына үзгәрешләр кертү хакында фикер алыштылар. Контроль-хисап палатасы эше, Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү турындагы чыгышлар...
-
Аксубайда “Архитектура десанты“
Аксубайда Татарстан Республикасының "Архитектура десанты" вәкилләре булып киттеләр. Алар район башлыгы Камил Гилмановка район үзәгенең иҗтимаги киңлекләре үсеше буенча эскиз проектларын тәкъдир иттеләр. Ленин урамын төзекләндерү мәсьәләсе фикер алышуның төп темасы булды. - Ленин урамы бистә картасында аерым урын били. Монда иҗтимаги, социаль һәм мәдәни тормыш кайный. Шуның өстенә, үзәк...
-
Һәр тиен исәптә
Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр быел декларацияне 28 апрельдән дә соңга калмыйча тапшыралар. Бу айның ял көннәре белән төгәлләнүенә бәйле. Аксубай муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссиясе, "Коррупциягә каршы тору буенча" Федераль канун таләпләренә нигезләнеп, Россия Федерациясенең норматив хокуки актларында билгеләнгән исемлеккә кертелгән дәүләт һәм муниципаль вазифа биләүче...
-
Этанол белән агулану очраклары арткан
Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе мәгълүматларына карганда, гыйнвар аенда алкоголь һәм составында спирт булган сыекчалар белән кискен агулануның 58 очрагы теркәлгән. Агуланучыларның төп өлеше - 18 яшьтәгеләр һәм олыраклар - 93,1 процент, яшүсмерләргә (15-17 яшьлек) - 5,2 процент, балаларга (0-14 яшьлек) - 1,7 процент туры килә. Ир-атлар арасында агуланучылар 75,9 процентны...
-
Күп функцияле үзәкләр төзү башланды
Иске Чуаш Адәмсуында күп функцияле үзәк төзелешенә нигез салына. Төзелеш "Авыл клублары төзү" программасы кысаларында алып барыла. Район башкарма комитетының инфраструктура буенча бүлек җитәкчесе Илсур Хәмидуллин хәбәр иткәнчә, күп функцияле үзәк бинасында, тамаша залыннан тыш, китапханә, клуб хезмәткәрләре өчен кабинет та күздә тотыла. Бүгенге көндә объектта фундамет салу эшләре алып...
-
Ике айда – өч янгын
Елның ике аенда Аксубай районында өч янгын очрагы булды. Савруш авылында кибет, Аксубайда мунча һәм Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай авыллары арасындагы кырда урнашкан сак хезмәте вагоны янды. Янгыннарның төп сәбәбе - төтен юлларының һәм җылыту мичләренең төзек булмавы, дөрес төзелмәве һәм җылыту мичләрен кулланганда янгын иминлеге кагыйдәләрен бозу. Монда...
-
Депутат кабул итте
Аксубайда РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның ярдәмчесе халыкны кабул итте. Аңа мөрәҗәгать итүчеләр шәхси сорауларын да бирделәр, иҗтимаги мәсьәләләр белән дә килделәр. Энергетика ветераны Анатолий Копанев сугыш ветераны толына һәйкәл куюны үтенде, савгачлыларга елга аша күпер кирәк. Район халкы фермер хуҗалыгын ачуга, җирне рәсмиләштерүгә бәйле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттеләр....
-
Дәүләт хезмәтләре без уйлаганча гади түгел
Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында тикшерү генә түгел, салым әҗәтләрен түләү мөмкинлеге дә бар. Бу хезмәт стандарт һәм раслаучы исәп язуларына ия булган барлык кулланучылар өчен дә ачык. Түләүләрне - шәхси кабинеттагы "Хисапларны эзләү" бүлекчәсендә, ә бурычларны "Салым әҗәтләре" хезмәтендә табарга. Моннан тыш, дәүләт хезмәте порталында бурычларны түләү буенча...