Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Аксубайда “Архитектура десанты“

Аксубайда Татарстан Республикасының "Архитектура десанты" вәкилләре булып киттеләр. Алар район башлыгы Камил Гилмановка район үзәгенең иҗтимаги киңлекләре үсеше буенча эскиз проектларын тәкъдир иттеләр. Ленин урамын төзекләндерү мәсьәләсе фикер алышуның төп темасы булды. - Ленин урамы бистә картасында аерым урын били. Монда иҗтимаги, социаль һәм мәдәни тормыш кайный. Шуның өстенә, үзәк...

Аксубайда Татарстан Республикасының "Архитектура десанты" вәкилләре булып киттеләр.

Алар район башлыгы Камил Гилмановка район үзәгенең иҗтимаги киңлекләре үсеше буенча эскиз проектларын тәкъдир иттеләр. Ленин урамын төзекләндерү мәсьәләсе фикер алышуның төп темасы булды.

- Ленин урамы бистә картасында аерым урын били. Монда иҗтимаги, социаль һәм мәдәни тормыш кайный. Шуның өстенә, үзәк мәйдан бистә өчен эшлекле үзәк тә, - дип шәрехләде район башлыгы. - Җәяүлеләр аллеясе, балалар паркы, Бөек Ватан сугышы каһарманнары паркы мәйданның дәвамы булып тора. Күпсанлы функциональ киңлекләрне бер бөтен итеп бәйләү Ленин урамы киңлекләрен планлаштыру нигезен тәшкил итәчәк. Төп максат - ул район үзәгенең төп урамы буенча җәяүлеләр күперенә кадәр (Зеленая урамына чыгу юлын да кертеп), төрле ял зоналары, үзәк керү юлы, кече архитектура формаларын кулланып, җәяүлеләр хәрәкәтен оештыру.

Редакция белешмәсе: Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты безгә Ленин урамының яңартылган эскизларын һәм очрашу мизгелләре фотоларын тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев