Рәсми рубрикасы буенча яңалыклар
-
Үзәк урам нинди булачак?
Аксубайда Ленин урамын төзекләндерү буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Үзәк урамны төзекләндерү 4 ел элек башланган иде. Ленин урамының, үзәк урам буларак, район үзәгендә иң матуры буласын 2012 елга аяк басканда биргән интервьюсында район башлыгы Камил Гилманов сөйләп узган иде. Шуннан соң һәр төзелеш сезонында төп урамда эш кайный башлады. Геройлар...
-
Күчмә кабул итү
ПФР Бүлеге управляющие урынбасары Елена Горюнова Аксубайда гражданнарны кабул итте. Елена Львовнага кабул итүгә нигездә пенсионерлар килде, алар картлык буенча иминият пенсиясенә хокук алу шартлары, пенсияне индексацияләү һәм төзәтмәләр кертү белән кызыксындылар. Алар шулай ук пенсиянең ни сәбәпле билгеләнмәве һәм ни өчен күләме аз булуы турында сораштылар, иминият пенсиясен вакытыннан...
-
7 апрель – Сәламәтлек көне
1950 нче елдан башлап һәр ел саен бөтен дөнья буйлап Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Быел Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәйрәм темасын "Төшенкелек: әйдә сөйләшик" дип атады. Төшенкелек психик борчылу тудыра һәм кешенең көндәлек эшләрне башкаруына начар йогынты ясый, ә кайчакта гаилә әгъзалары һәм дуслар белән мөнәсәбәтләрнең дә бозылуы ихтимал....
-
Икеайлык: чиста булачак
Бүген Татарстанда "ЭКОяз-2017" санитар-экология икеайлыгы башлана. Министрлар Кабинетында узган видеобрифингта ТРның экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев хәбәр иткәнчә, бу вакытта республиканың барлык табигатьне саклау ведомстволары көчәйтелгән режимда эшләүгә күчәчәк. Ике ай эчендә республика территориясе халыкның экологик һәм санитария-эпидемиологик иминлеге таләпләренә җавап биргән торышка китерелергә тиеш. Санкциясез урыннарга ташланган...
-
Паспорт алу тантанасы
Тормышта озак елларга истә калырлык вакыйгалар да аз түгел. Беренче тапкыр паспорт алу - шундый мизгелләрнең берсе. Аеруча да паспорт алу тантаналы мохиттә үтсә. Район хакимияте бинасында җыелган егетләр һәм кызлар, аларны тантанага алып килгән әниләр бераз дулкынландылар. - Сезне олы тормышка аяк басуыгыз белән котлыйм, - дип мөрәҗәгать итте...
-
Районда тычкан чире пәйда булган
Аксубай районында бөер синдромлы геморрагик чир йоктыруның бер очрагы теркәлгән. Халык телендә әлеге куркыныч авыру "тычкан чире" дип атала. Авыручы кеше - юл хезмәткәре. Аеруча да кырда урнашкан вагоннарда яшәүче хезмәткәрләргә мондый куркыныч яный. Тамак ялгап алу өчен көйләнмәгән урында ашап-эчеп алырга туры килгән кешеләргә үтә дә игътибарлы булырга кирәк....
-
Уңайлы һәм гади
Аксубайлылар Пенсия фондыннан мәгълүматларны үзләренә уңайлы булган ысул буенча ала алалар. ТР буенча ПФР Бүлеге Интернеттан файдаланучылар өчен Twitter, Facebook һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә тәкъдим ителгән. ПФР Бүлеге битләрендә пенсия тәэминатына кагылышлы мәсьәләләр буенча аңлатмалар алырга, шикаять яки тәкъдимнәр калдырырга, яңалыклар тасмасына язылырга һәм пенсия системасындагы соңгы яңалыклар яки үзгәрешләр...
-
Кабул итү көннәре билгеләнде
2017 елда, 4 апрельдән башлап, айның һәр беренче сишәмбесендә Татарстан прокуратурасы органнары эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларын кабул итү буенча Бөтенроссия көне үткәрә башлаячак. Әлеге чараның максаты - эшмәкәрләргә хокуки ярдәм күрсәтү һәм аларның прокуратура органнарына шәхси мөрәҗәгать итү хокукларын гамәлгә ашыруда булышлык итү. Эшмәкәрләрне кабул итү шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Романов...
-
Профсоюзлар – партнерлыкны үстерү турында
Аксубайда профсоюзлар һәм активларның зональ семинар-киңәшмәсе булып үтте. Семинарда республиканың сигез районыннан вәкилләр катнашты. Район башлыгы Камил Гилманов та семинар эшеннән читтә калмады. - Социаль партнерлыкны муниципаль дәрәҗәдә җәелдерү үтә дә әһәмиятле, - дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында. - Коллективларның уңышлы эшчәнлеге өчен профсоюзлар белән алга таба да хезмәттәшлек...
-
Капиталны бер ай һәм 10 көн эчендә
УПФР җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев хәбәр иткәнчә, хәзер ана капиталы акчасын бирү сроклары кыскартылган. "Әгәр элек канун буенча ана капиталыннан файдалану турындагы гаризаны карауга бер ай һәм акчаны күчерүгә тагын бер ай вакыт кирәк булса, хәзер исә гаризаны тикшерүгә бер ай вакыт сакланып калса да, акчаны күчерү вакыты бер айдан...
-
Аксубайда призывник көне
Быел беренче тапкыр Призывник көне үтте. Анда менә-менә Ватан сагына басачак солдатлар һәм район үзәге мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары җыелды. Мондый чаралар киләчәк, Ватан төшенчәсе, аның алдындагы бурыч хисе турында уйланырга мәҗбүр итеп, егетләр хәтерендә озакка сакланып кала. - Армиядә хезмәт итү егетләр өчен элек-электән зур горурлык булып саналган, -...
-
Одеколоннарны Казанда һәм Нурлатта тапканнар
Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе составында куллануга яраксыз спирт булган продукцияне ваклап сатуны чикләү максатларында көн саен мониторинг үткәрә. Тикшерелгән 710 объектта 88,37 л күләмендә оставында куллануга яраксыз спирт булган (лосьоннар, авыз эчен чайкау чаралары һ.б.) 88 берәмлек продукция сатуда табылган. Әлеге продукция сатудан алынган һәм аңа арест салынган. Югарыда телгә...
-
Котыру авыруын профилактикалау
Аксубай районында 2016 һәм 2017 елларда кешеләрнең котыру чире белән авырулары теркәлмәгән. Ел саен авыл хуҗалыгында һәм шәхси йортларда асралган малларга котыру авыруына каршы профилактик иммунлаштыру үткәрелә. Терлекләр арасында котыру чиренең иң күп очраклары февраль-март һәм октябрь-ноябрь айларында күзәтелә. Котыру - куркыныч вирус инфекцияле авыру, кешегә ул авыру хайван тешләгәндә...
-
Ике гектардан артык булса
Аксубай районында уртак кишәрлекләр фондыннан бүленгән, гомуми мәйданы ике мең гектар тәшкил иткән 512 җир пае бар. Татарстан Республикасының Җир кодексына нигезләнеп, берүк вакытта милекчелек хокукында һәм (яки) шәхси ярдәмче хуҗалык алып барган гражданнар хокукында булган җир участокларының гомуми мәйданының максималь күләме - ике гектар, шул исәптән авыл җирлекләре чикләрендә...
-
Соры хезмәт хакы – минималь пенсия
Конвертта бирелгән хезмәт хакының пенсия күләменә йогынты ясавы хакында тагын бер кат кабатлыйбыз. Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев билгеләп үткәнчә, соры хезмәт хакы алу белән килешкән хезмәткәр, үзенең булачак пенсиясе күләмен аңлы рәвештә киметә, кредитлар һәм башка документлар рәсмиләштергәндә үзенә бәйле проблемалар китереп чыгара. Хезмәт кануны күзлегеннән чыгып...