Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Яз килә, ташуны кайчан көтәргә?

Гадәттән тыш хәлләр буенча республика комиссиясе утырышы видеоконференция режимында үтте. Көн тәртибенә көннең актуаль - язгы ташу мәсьәләсе кертелде. Быел Татарстанда 19 меңгә якын кешене, шуларның 5400е балалар, колачлаган 42 муниципаль районга, 220 торак пунктка су басу куркынычы яный. Видеоконференциядә су басу ихтималы аз дип белдерделәр. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне...

Гадәттән тыш хәлләр буенча республика комиссиясе утырышы видеоконференция режимында үтте. Көн тәртибенә көннең актуаль - язгы ташу мәсьәләсе кертелде.

Быел Татарстанда 19 меңгә якын кешене, шуларның 5400е балалар, колачлаган 42 муниципаль районга, 220 торак пунктка су басу куркынычы яный.

Видеоконференциядә су басу ихтималы аз дип белдерделәр.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсендә кечкенә елгаларда суның максималь дәрәҗәсе уртача күпьеллык билгеләнешләрдән күтәрелмәвен исәпләгәннәр. Өстәвенә, һава торышы да карның акрынлап эрүенә ярдәм итә. МЧС мәгълүматларына караганда, зур елгаларга якын урнашкан районнарда гына су ташкынына бәйле катлаулы хәл килеп туарга мөмкин. Ә кечкенә елгаларда боз якынча март азагы апрель башында гадәттәгедән биш-алты көнгә иртәрәк ачыла. Республика хезмәтләре һәм ведомстволары гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссияләре рәисләренә тиешле күрсәтмәләрне бирделәр инде.

Аксубай районының су ташкынына ни дәрәҗәдә әзер булуын видеоконференциядән соң, башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов белән берлектә, районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясендә тикшерделәр.

Районда язгы ташу вакытында халыкны һәм су агу торбаларыннан, елга юлларыннан алып, эвакуацияләү пунктлары эшен оештыру һәм махсус техника җәлеп итүгә кадәр, район территориясен саклау буенча чаралар планы эшләнгән һәм расланган. МЧС, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, "Татавтодор", газ хезмәте вәкилләре үз тармакларының су ташкынына әзерлекләре хакында җиткерделәр.

- Яз көне су басу куркынычы зур булган зонада яшәүче район кешеләре моңа алдан ук әзер булырга, мөмкинлектән чыгып, су ташкынына каршы чаралар күрергә: әйләнә-тирә территорияне кардан чистартырга, су агып китсен өчен канау казып куярга, зур булмаган дамба сыйфатында киртә корырга тиеш. Синоптиклар биргән фаразларга үтә дә игътибарлы булырга, - дип кисәтә Анатолий Горбунов.

Комиссиядә кешенең теләсә нинди көтелмәгән хәлләргә алдан ук әзер булуы һәм гадәттән тыш шартларда дөрес йогынты ясау осталыгы - иминлекне тәэмин итүдә төп элемент, дип билгеләп үтелде. Аксубай районының коткару-янгын гарнизоны җитәкчесе вазифаларын башкаручы Руслан Ибляминов искәртә: су басу куркынычы янаганда, кичекмәстән балаларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне куркынычсыз урынга эвакуацияләргә, мөмкинлек булганда мөлкәтне һәм матди кыйммәтләрне саклап калырга. Суның торак төзелешләренә якынлашуы күзәтелгәндә, электрны алдан ук сүндерергә, базлардан, идән асларыннан азык-төлекне чыгарырга һәм эчә торган су хәстәрен күрергә. Шулай ук маллар турында да алдан ук кайгыртырга - кош-кортны чормага урнаштырырга, эре терлекләрне су басмый торган урында бәйләргә, этләрне бәйдән ычкындырырга. Документлар хакында да истән чыгармаска - аларны полиэтилен пакетларга салып, ышанычлы урында яшерергә (кием кесәсендә йөртергә).

МЧСтан тагын берничә киңәш:

Әгәр сез су эчендә калсагыз, өстегездәге авыр киемнән һәм аяк киеменнән арыныгыз, теләсә нинди предметка тотынып, ярдәм көтеп агым буенча йөзегез. Иң мөһиме - теләсә нинди хәлдә дә куркып, каушап калмагыз.

Бу чорда кешеләрнең суда туңып үлү очраклары еш күзәтелә. Тәннең җылыны югалтуы (35 градустан да түбән булганда) гипотермиягә китерә.Су, һавага караганда тәнне 25 тапкырга тизрәгрәк суыта, шул рәвешле су эчендә калган кеше туңа башлый. Гипотермиядә булган кешене җылытуның иң нәтиҗәле ысуллары - җылы душ, сауна, җылы коры кием, кайнар эчемлекләр. Мондый очракта күкрәк һәм арканы җылыту күпкә нәтиҗәлерәк.

Аксубай муниципаль районының янгын часте гомергә һәм сәламәтлеккә куркыныч янаганда 01, 112 һәм 2-75-97 телефоннарына шалтыратырга кирәклеге хакында искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев